"Рәхмәт сезгә,ветераннар!"
Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан Олыяз авылында яшәүче тыл ветераннарына,толларга, әтиләре сугышта үлгән әби-бабайларыбызга “Урал” күмәк хуҗалыгы күчтәнәч тутырылган пакетлар әзерләде. Өлкәннәребезне котлап, бүләкләрне өләшеп китапханәче, мәдәният йорты җитәкчесе йөрде. hәрбер өйдә аларны якты йөз белән каршы алып, зур рәхмәтләр әйтеп озатып калдылар.