Олуязская сельская библиотека - филиал № 28

« Читаем Детям о Войне 2018»

Олыяз авылы китапханәсе укучылар белән « Читаем Детям о Войне 2018» исемле акцияда катнашты. Укучылар белән «Бөек Җиңүгә 73 ел” исемле әңгәмә үткәрдек. Әңгәмә барышында укучылар белән Бөек Ватан сугышы һәм сугыш вакытындагы тормыш турында сөйләштек. Укучылар үзләренең сугышта катнашкан бабайлары, туганнары хакында сөйләделәр. Бөек Ватан сугышында катнашкан язучылар, шагыйрьләр, “Җәлилчеләр” турында сүз алып барылды. Әңгәмә барышында шулай ук китап күргәзмәсе белән таныштык, андагы китапларга күзәтү ясадык, “Дети-герои” исемле китаптагы әсәрләрне рольләргә бүлеп укыдык. Соңыннан балалар белән Җиңү көненә карата бик матур открытка ясадык. Барлыгы 9 бала катнашты.