Олуязская сельская библиотека - филиал № 28

«Тукай яши безнең йөрәкләрдә!»

 

 

26 апрель- татар халкының йөзек кашы  Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан Олыяз авылы балалар бакчасында Олыяз авылы китапханәсе белән берлектә  «Тукай яши безнең йөрәкләрдә!» исемле әдәби-музыкаль кичә булды.Бәйрәмне тәрбияче Мубаракова Ләйсән Салихҗан кызы ачып җибәрде. Балалар Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар, аның шигырьләре буенча иҗат ителгән җырлар җырладылар, балалар үзләренең өйрәнеп килгән “Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”, “Карлыгач”, “Әллүки”, “Гали белән кәҗә” исемле шигырьләрен яттан сөйләделәр. Камалиева Сөмбелә балаларны  Габдулла Тукайнын китапларыннан торган китап күргәзмәсе, аның иҗатына багышланган стенд белән һәм китапханәгә кайткан яңа китаплар белән дә таныштырды. Шулай ук Габдулла Тукайга багышлап куелган һәйкәлләрнең кайсы шәһәрләрдә урнашканнары турында да сөйләп китте.Барлыгы 60 бала катнашты.