Олуязская сельская библиотека - филиал № 28

“Китапханәгә сәяхәт”

 

6 апрель көнне Олыяз авылы балалар бакчасына йөрүче балалар Олыяз авылы китапханәсенә экскурсиягә килделәр. Китапханәче Камалиева Сөмбелә  аларны  бик матур китап кургәзмәсе, яңа китаплар, җурналлар, “Оста куллар” түгәрәгендә ясаган әйберләр  белән таныштырды. Китапханәче балаларны Габдулла Тукайның, Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юллары, китаплары  белән таныштырды. Балалар китапханәчене зур кызыксыну белән тыңладылар,китап-җурналларны бик игътибар белән карадылар. Барлыгы 21 бала катнашты.