Олуязская сельская библиотека - филиал № 28

“Кошлар-безнең дусларыбыз!”

 

1 апрель- кошлар көне уңаеннан Олыяз авылы китапханәчесе Камалиева Сөмбелә Олыяз авылы балалар бакчасы тәрбиячесе Мубаракова Ләйсән Салихҗан кызы һәм Гарипова Лилия Газинур кызы белән берлектә “Кошлар-безнең дусларыбыз!” исемле әдәби-музыкаль кичә оештырды. Кичәдә балалар белән кошлар турында, аларның төрләре, күчмә һәм торак кошлар, кыр һәм йорт кошлары турында  әңгәмә алып барылды.  Бик күп кошлар турында яңадан-яңа мәгълүматлар белдек, кошлар турында табышмаклар чиштек, сынамышлар, мәкальләр укыдык һәм күчмә һәм торак кошларга багышланган кроссвордлар чиштек. Шулай ук балаларны “Кызыл китап” белән таныштырып үттек. Аның нинди китап, ни өчен “Кызыл китап” дип аталганын, анда ни өчен кайбер төр кошлар, хайваннар, үләннәр генә  керүе хакында сөйләп киттек.Балалар бик игътибар, кызыксыну  белән тыңладылар һәм сорауларга җавап бирделәр, “Кызыл китап” ка күзәтү ясадылар. Барлыгы 21 бала катнашты.