Олуязская сельская библиотека - филиал № 28

“Күңелле стартлар”

 

Олыяз авылы китапханәсендә китап укучылар белән “Күңелле стартлар” оештырдык. Укучылар 2 командага бүленеп көч сынаштылар: “Умырзаялар”, “Ландышлар”. Командаларның биремнәре: ярманы 3 төргә аеру, хайван исемнәре язырга, “Табышмаклар” сүзеннән яңа сүзләр төзеп язырга, скакалкада сикерү, обруч әйләндерү, табышмыклар чишергә, пазл төзергә һәм капитаннар ярышы. Һәр капитанга 10 ар сорау бирелде. Ярыш ахырында җыелган баллар буенча “Умырзаялар” командасы җиңү яулады. “Күңелле стартлар”  чәй эчү белән тәмамланды. Укучыларга бик ошады, барлыгы 14 укучы катнашты.