Олуязская сельская библиотека - филиал № 28

“Туган телем-иркә гөлем”

 21 февраль-Туган тел көне уңаеннан Олыяз авылы китапханәсе Камалиева Сөмбелә Олыяз урта мәктәбе укытучысы Гилмутдинова Зөлфия Шарифулловна белән берлектә “Туган телем-иркә гөлем” исемле әдәби-музыкаль кичә оештырдылар. Кичәнең максаты: укучыларда ана телләренә һәм башка телләргә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү, Туган тел көне турында мәгълүматларын арттыру, иҗади сәләтләрен үстерү, милли үзаң, милли горурлык хисләре булдыру. Кичәдә башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Кичә китапханәченең чыгышы белән башланып китте.Ул укучыларга туган тел көненең кайда,кайчан ничек барлыкка килүе , дөньяда барлыгы ничә тел барлыгы , ничәсенә юкка чыгу куркынычы янавы турында сөйләде. Тел турында табышмаклар әйтте, туган телдә шигырьләр,әкиятләр,газета-җурналлар укырга өндәде. Зөлфия Шарифулловна балаларга туган телнен әһәмияте турында бик тәфсилләп анлатты, тел турында мәкальләр, табышмаклар әйтте, укучыларга төрледән-торле сораулар бирде. Кичә уеннар,конкурслар белән дәвам ителде. Укучылар 2 командага бүленде:”Зирәкләр”, “Тапкырлар”. Укучыларга торледән-торле биремнәр, сораулар бирелде: “Башваткыч” сүзеннән яңа сүзләр төзергә, “Т” хәрефенә кеше исемнәре язырга, мәкальне дәвам итәргә, кроссворд чишәргә, сорауларга җавап бирергә, татар теленнән грамматик биремнәр, бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзергә һәм соңыннан капитаннар ярышы. Жюри: Гарифуллина Светлана һәм Шарафеева Зөләйха булды. Уен барышында балларны куеп,санап бардылар. Ибрагимова Иделия, Хакимзянова Илзилә, Хамидуллина Әлфинә, Нуриева Элвина, Нуриева Ралина туган тел турында шигырьләр ятлап килгәннәр иде. Бик сәнгатьле итеп, матур итеп сөйләделәр. Барлыгы 30 укучы катнашты.