Олуязская сельская библиотека - филиал № 28

“Әтиләргә бүләк ясыйбыз”.

 

23 февраль-Ватанны саклаучылар көне. Шул уңайдан китапханәгә йөрүче балалар белән әтиләргә бүләк-самолет ясадык. Иң беренче 23 февраль нинди бәйрәм икәнлеге, аның тарихы  хакында сөйләштек, әтиләр турында шигырьләр сөйләдек.

Самолетны ясый башлар алдыннан без беренче эш итеп куркынычсызлык кагыйдәләре, эш тәртибе белән таныштык. Хәрбер бала узе сызды, узе кисте һәм ябыштырды. Балаларга самолет ясау бик ошады, тырышып эшләделәр. Соңыннан балалар белән уеннан уйнадык,табышмаклар чиштек. Барлыгы 12 бала катнашты.