Олуязская сельская библиотека - филиал № 28

«Мәрхәмәтлелек атнасы»-олылар белән эш

 Татарстан Республикасында "Мәрхәмәтлелек атнасы" бара. Олыларга хөрмәт йөзеннән Олыяз авылы китапханәчесе Камалиева Сөмбелә китапханәгә килә алмаучы әби-бабайларның өйләренә яңа китап-җурналлар алып барды. Әңгәмә барышында әби-бабайлар үзләренең яшьлек еллары, тормыш һәм хезмәт юллары турында сөйләделәр.Олылар үзләренең яраткан язучылары, шагыйрьләре,әсәрләре белән уртаклаштылар. Өйләренә китап-җурналлар алып килгәнгә әби-бабайлар чын күңелдән сөенделәр һәм рәхмәт әйттеләр.