«Көзге мәрхәмәтлелек атнасы”-олыларны котлау
1 октябрь- өлкәннәр көне уңаеннан Олыяз авылы китапханәчесе мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә "Урал" авыл хуҗалыгы әзерләгән күчтәнәч-пакетлар белән өлкәннәрне котлап йөрделәр. Әби-бабайларыбызга озын гомер,нык сәламәтлек,бәхет-шатлыклар теләдек. Алар бик сөенделәр һәм чын күңелләреннән рәхмәт әйтеп озатып калдылар.