“Без-Тукай оныклары”
Габдулла Тукайның тууына 131 ел уңаеннан Олыяз авылы китапханәчесе тәрбияче Мубаракова Ләйсән Салихҗановна белән берлектә Олыяз авылы балалар бакчасында “Без-Тукай оныклары” исемле балалар иртәсе үткәрде. Нәни укучылар Габдулла Тукайнын катлаулы тормыш юлы, аның иҗаты, төрледән-төрле әкиятләре һәм китаплары белән таныштылар. Балалар үзләре белгән әкиятләрне,шигырьләрне сөйләделәр. Укучылар кызыксыну белән Габдулла Тукайнын һәрбер китабын карап чыктылар,үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.