"Ветераннарны хөрмәтләп"
Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан Олыяз авылында яшәүче тыл ветераннарына,толларга, әтиләре сугышта үлгән әби-бабайларыбызга “Урал” колхозы бүләкләр әзерләде. Аларны котлап,бүләкләрне өләшеп авыл советы рәисе,китапханәче,мәдәният йорты җитәкчесе йөрде. Хәрбер өйдә безне якты йөз белән каршы алып, зур рәхмәтләр әйтеп озатып калдылар.