Олуязская сельская библиотека - филиал № 28

Бөек Җиңүгә 77 ел.

 

Бөек  Җиңүнең 77 еллыгы  якынлашу уңаеннан сугыш  чоры баласы, әтисе сугышта үлеп калган, күп кенә кечкенә  балаларга күз-колак булып торган кеше- Маһиәнвәр әбидә кунакта булдым. Әбиебезне якынлашып килүче бәйрәм белән котладым, сәламәтлеге хакында сораштым, түшенә Георгий лентасыннан ясалган брошь тактым. 87 яшьлек Маһиәнвәр әби бүгенге көндә кече кызы тәрбиясендә яши, әкренләп йөреп тора, аек акыллы, намазларын калдырмый. Әңгәмә вакытында ул үзенең авыр бала чагын, яшьлек елларын-тормыш юлын исенә төшерде, әтисенең сугыштан әйләнеп кайтуын ничек итеп өзелеп көтүе хакында хатирәләрен яңартты, тик әтисенә әйләнеп кайтырга насыйп булмаган. Маһиәнвәр әби үзенә булган игътибарга, күчтәнәчебезгә чын күңелдән сөенде, матур теләкләрен теләде, яңадан килүемне көтеп калды.

В связи с приближением 77-й годовщины Великой Победы я побывала в гостях у бабушки - Магианвара, ребенка времен войны, человека, чей отец погиб на войне и которая присматривала за детьми соседей. Поздравила бабушку с наступающим праздником, расспросила о ее здоровье, подарила ей брошь из георгиевской ленты. 87-летняя Магианвар апа по сей день живет на попечении своей младшей дочери, ходит медленно, в ясной памяти, не пропускает молитв. Во время беседы она вспомнила свое тяжелое детство, юность и жизненный путь, восстановила воспоминания о том, как она ждала возвращения отца  с войны, но вернуться отцу не суждено было. Магианвар апа искренне обрадовалась вниманию и гостинцам, пожелала всего наилучшего.