Ныртинская сельская библиотека - филиал № 27

“Фольклор-халык зирәклеге”

 20 март көнендә,Төркәш авылында урнашкан күчмә китапханәдә урта яшьтәге балалар өчен “Фольклор-халык зирәклеге” чарасы үткәрелде.Укучыларга иң беренче “фольклор” сүзенең төшенчәсе аңлатылды һәм борынгы заманда татар милләтенең уен кораллары турында сөйләшү алып барылды. Мәсәлән: гармун,кубыз,мандалина,курай.Аларның килеп чыгышлары,ясалу үрнәге,ничек итеп кулланганнар һәм кайда. Шушы сорауларга җавап биргән презентация карап үтелде,алар турында табышмаклар чишелде.Клуб мөдире Зиганшина А. башкаруында гармунда матур көйләр тыңлап үттек һәм ветеран укытучы Муллина Кәүсәрия апа башкаруында мандалинада уйнау серләренә төшендек.Йолалар һәм бәйрәмнәр турында да сөйләшү алып барылды,соныннан  “яңгыр теләү” йоласы балалар белән берлектә сәхнәләштерелде.Барлыгы 7 укучы катнашты.

 

 20 марта в передвижной библиотеке в д. Туркаш для детей среднего возраста было проведено мероприятие “Фольклор-народная мудрость”. Учащимся объяснили,что означает слово “фольклор,после этого поговорили о народных старинных музыкальных инструментах как, например:  гармошка, кубыз, мандалина,курай. Была рассмотрена презентация,где дана информация об этих инструментах ,о них были разгаданы загадки.В исполнении заведующей клубом Зиганшиной  А. слушали красивые мелодии на гармони и постигали секреты игры на мандалине в исполнении ветерана-учителя Муллиной Каусарии апа.Также были проведены беседы о обрядах и праздниках, а затем совместно с детьми был поставлен обряд “ Яңгыр теләү”. Всего участников 7  .

20 март көнендә,онлайн күренештә якташ язучы,галим,әдәби тәнкыйтче Фоат Галимуллиның  видео чыгышлары:шигырь сөйләү,моңлы итеп “Сибелә чәчең”җырын башкаруы инстаграмм челтәренә куелды. Барлыгы , видео белән 35 кеше танышты.