Ныртинская сельская библиотека - филиал № 27

Халыкара чәй көненә багышланган тематик чара "Эчсәң чәй-җанда җәй!"

15 декабрь көнне, китапханәдә чәй көненә багышланып үткәрелгән чара барышында “ Бердәмлек” клубына йөрүче хатын-кызларыбыз чәй пешерү һәм чәй ясау буенча мастер класслар күрсәттеләр, шулай ук үзләре белән термосларга салып алып килгән үлән чәйләреннән авыз иттеләр, чәй өстәленең бизәге булган милли ризыгыбыз- ярма һәм җимеш бәлеше ашап, төрле-төрле чәйләрне авыз итеп бик матур кич утыру булды ул көнне.

 Китапханәче чәй турында кызыклы мәгълүматлар сөйләде, шулай ук чәйгә багышланган шигырьләр дә укылды. Чәй турында җырлар да башкарылды ул көнне, кыскасы файдалы, күңелле дә үтте чәй кичәсе.

“Чәйдән соң – күңелдә җәй” дияргә ярата безнең халык. Чыннан да, бер йотым булса да чәй эчеп куйсаң, күңелләр җылына, кәефләр күтәрелә. Көндәлек тормышта башыбыздан ашкан төрле ыгы-зыгы, эш-мәшәкатьләрдән һич тә котылып булмас шикелле. Мондый чакта чәй әзерләгәндә уянган хисләреңне искә төшерү дә җитә, тынычланып каласың, Һәм бар нәрсә дә үз урыннарына әйләнеп кайта.

 

 

15 декабря в сельской библиотеке прошло мероприятие,посвященнное ко дню чая “Эчсәң чәй – җанда җәй” . В ходе мероприятия, участники клуба “ Бердәмлек " показали мастер - классы по приготовлению чая . Библиотекарь рассказала много интересного о чае, а также прочитала стихотворения, посвященные чаю. В этот день были исполнены песни о чае.  “После чая – на душе лето " - любят  говорить наши люди. Действительно, если выпить хотя бы одну глотку чая, душа согревается, настроение поднимается. Казалось бы, от переполохов, хлопот  в повседневной жизни не избежать. В таком случае достаточно вспомнить пробужденные чувства при приготовлении чая, успокоиться, и все возвращается на свои места.