Ныртинская сельская библиотека - филиал № 27

Әдәби уенлы чара "Могҗизалы сөмбелә"

21 сентябрь көнне,мәдәният йорты белән берлектә көзге уңыш бәйрәменә багышлап, “Могҗизалы сөмбелә”исеме астында могҗиза кыры уены үткәрелде. Уенда Фарсыл Зыятдиновның “Ямь һәм тәм”китабыннан җиләк-җимеш,яшелчә турындагы кызыклы сораулар алынды.Барлык турларны  үтеп,супер уенга авылдашыбыз Фахрутдинова Зилия чыкты.Уен барышында җырлы-биюле уеннар, китап күргәзмә белән таныштыру,бүләкләү,чәй өстәле оештырылды.