Ныртинская сельская библиотека - филиал № 27

Веломарафон "Сәламәт тормышны сайлыйм"

5 июль көнендә,Нырты мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Сәламәт тормышны сайлыйм” акциясе кысаларында яшьүсмерләр өчен веламарафон ярышы үткәрелде. Иң яшь велосипедчыларыбыз апалы-энеле Шарафеевлар булса,өлкәннәребез арасыннан 84 яшьлек Салимзянов Нурмехәмәт абый яшьләргә үрнәк күрсәтеп,минем кадәр олы яшькә кадәр яшисегез килсә ,спорт белән шөгелләнегез диеп,яшьүсмерләр белән бер рәттән ярышта катнашты. Ярыш өч төркемгә бүленеп оештырылды. Иң кечкенәләре арасында беренче урынга лаек булучы велосипедчыбыз, Загидуллин Вазих абыйның оныгыКамиль булды.Уртанчылар төркеменән Фахрутдиновлар гаиләсеннән Булат беренчелекне яулады,ә инде өлкәннәр төркеменнән Хайруллиннар гаиләсеннән Рифат беренче урынны яулады. Ярыш бик күңелле үтте, истәлекле бүләкләр тапшырылды, чәй өстәле артында балалар  үзләренең уй- фикерләре белән алышындылар һәм дискотека оештырылды.

5 июля   в Ныртинской сельской библиотеке   совместно с СДК   в рамках акции “Я выбираю здоровую жизнь” прошло соревнование по веломарафону для подростков. 84-летний Салимзянов Нурмехамет абый участвовал в состязаниях наряду с юными спортсменами. Соревнования были организованы по трем группам. Среди самых маленьких занял первое место внук Загидуллина Вазиха Камиль  В средней группе  Булат из семьи Фахрутдиновых, а   из старшей группы занял первое место Рифат из семьи Хайруллиных. Каждому участнику были  вручены памятные подарки. За чашкой чая дети обменялись мнениями, своими впечатлениями и марафон закруглилась  дискотекой.