Татарско-Тулбинская сельская библиотека - филиал № 26

«Әмирхан Еники – әдипләр остазы».

С читателями сельской библиотеки была проведена литературная гостиная «Әмирхан Еники – әдипләр остазы». Участники мероприятия познакомились с жизнью и творчеством выдающегося татарского писателя-прозаика, публициста, народного писателя Республики Татарстан. Прочли отрывки из его произведения: “Ана һәм кыз”.  Вниманию читателей также была представлена книжная выставка «Әмирхан Еники - проза остасы». На выставке экспонируются книги и журнальные публикации, рассказывающие о жизненном и творческом пути писателя. Здесь же – произведения А. Еники, созданные им в разные периоды жизни и изданные в разные годы – художественные произведения, воспоминания, эссе, публицистические работы. 

Авыл китапханәсендә китап укучылар белән «Әмирхан Еники – әдипләр остазы» әдәби кунакханәсе үткәрелде. Чарада катнашучылар күренекле татар язучысы, публицист, Татарстан Республикасының халык язучысы тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Әмирхан Еникиның “Ана һәм кыз”  әсәреннән өзекләр укыдылар. Китап укучылар игътибарына «Әмирхан Еники - проза остасы» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәдә шулай ук  язучының тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләүче китаплар һәм журнал басмалары да урын алды.

Ә. Еники кеше хисләрен төрле яссылыкка куеп сурәтли. Укучысын да геройлар кичергәннәрне кичерергә, уйланырга, алар белән бергә кайгырырга, шатланырга мәҗбүр итә. “Ана һәм кыз” хикәясе белән тулырак танышканнан соң, без моның шулай булуына тагын да ныграк ышанабыз.