"Яңа ел котлы булсын!"
Яңа ел диюгә, күңелдә үткәннәр белән хушлашу сагышы һәм өметле киләчәк белән кавышу шатлыгы уяна. Яңа ел диюгә – уен-көлке, җыр-бию, Кыш бабай, Кар кызы күз алдына килә. Яңа ел ул – дусларны, туганнарны бергә җыйган бәйрәм табыны. Яңа ел – хыялларның канатланган чагы. Яңа ел – үткәндә эшләгән эшләргә йомгак ясау чоры.
Катнаштылар: 1-5 класс укучылары. 12 укучы.