“Татарстан – мөстәкыйль дәүләт”
Татарстан Республикасы, аның символикасы, конституциясе турында булган белемнәрен тирәнәйтү, туган якка горурлык хисе тәрбияләү максатыннан “Татарстан – мөстәкыйль дәүләт” дип аталган әңгәмә оештырылды. Әңгәмәдә 4- 7 класс укучылары катнашты. 11 укучы бала. Әңгәмә барышында конституция нәрсә аңлатканы, символикасы нидән гыйбәрәт икәнлеге турында сүз барды. Балалар булган белемнәрен тагын да тирәнәйттеләр. Конституция ни өчен кирәк икәнен аңладылар.