Татарско-Тулбинская сельская библиотека - филиал № 26

“Нәүрүз котлы булсын!”

Нәүрүз ул – Яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата. 21 нче март – язның көн белән төн тигезләшкән көне. Бу табигатьтә яз башлану көне. Кыш китәргә, яз килергә ашыкмаса да соң булса да уң булсын дип, укучыларны халкыбызның бәйрәмнәре белән таныштыру; халкыбызның йолаларына, гореф – гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү; мәрхәмәтле, игътибарлы, әхлаклы булып үсүләрен теләп “Нәүрүз котлы булсын!” дигән рәсем һәм шигырь кичәсе үткәрдек.

Балалар үзләре ясаган рәсемнәрен яклап аның буенча сөйләделәр, кызыклы башваткычлар чиштек, яз турында шигырьләрне тәрҗемә ясап кычкырып укулар оештырдык.

Язлар, җәйләр имин килсен,

Күк йөзе аяз булсын.
Барчабызга сәламәтлек,
Бәхетләр алып килсен!