Татарско-Тулбинская сельская библиотека - филиал № 26

“Саклана белсәң, ут - дус ул, игътибарсыз булсаң - дошман”

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштыру, янгын вакытында үзеңне дөрес тотарга, янгыннан саклана белергә өйрәтү, утның җылылык һәм яктылык чыганагы гына түгел, саксыз эш иткән очракта күп бәлә-казаларга сәбәпче булуын аңлату максатыннан 7-8 сыйныф укучылары белән "Саклана белсәң, ут- дус ул, игътибарсыз булсаң - дошман" дигән китапханә дәресе уздырылды. Укучыларга янгын куркынычсызлыгы, ут сүндергеч турында сөйләнде, презентация карап үттек. Укучылар үзләре дә белешмәлекләрдән файдаланып ут, аннан саклану турында белгәннәрен сөйләделәр. “Янгынны сүндергәнче, булдырмау яхшырак”, “Уттан калмый, бурдан кала” дигән мәкальләрне исләрендә тотуы, кешеләрнең дә ут эчендә янып үлгән очраклары күп булуы турында аңлатып сак, бик сак, булырга кирәклеге төшендерелде.

  Укучылар, киләчәктә сезнең барыгыз да ут белән саксыз эш итмәс, башкаларны да бу турыда кисәтер дигән теләктә калабыз. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклау күп кешеләрнең гомерләрен саклап калырга ярдәм итә.