Татарско-Тулбинская сельская библиотека - филиал № 26

"Көттермәсәк иде Әнкәйләрне..."

Әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре булдыру, әниләрнең газиз, кадерле кеше булуларын, аларның һәркем өчен бер генә булуын төшендерү, әниләргә ихтирам, хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләү максатыннан Тат. Тулба авылы мәдәният йортында “Көттермәсәк иде Әнкәйләрне...” дигән әдәби- музыкаль кичә булып узды. Кичә җыр- бию, нәфис сүз, шигырьләр белән үрелеп барды. Кичәдә 7-8 класс укучылары, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче катнашты. Шулай ук кичәгә Кәркәвеч авылы мәдәният йортыннан да хезмәткәрләр килгән иде. Бәйрәм белән котлап алар да җыр – биюләр бүләк иттеләр.