“Көз бәйрәме”
Катнаштылар: 1- 6 сыйныф укучылары: 14 кеше
Авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә укучы балалар өчен “Көз бәйрәме” уздырылды. Анда кызлар- малайлар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Җырлар, биюләр, төрле уеннар белән үрелеп барды кичәбез. Шулай ук табышмаклар, башваткычлар әйтеп зирәклекләрен дә тикшердек. “Оста куллар” түгәрәгенә йөрүче балалар үз кул эшләрен күрсәттеләр.