Татарско-Тулбинская сельская библиотека - филиал № 26

"Китапханә - мәдәният һәм белем учагы"

Татарстаныбыз мәдәнияте, халкының тарихи үткәне һәм бүгенгесе белән балаларны  таныштыруны максат итеп куйган әлеге проект, балаларда гына түгел, без –китапханәчеләрдә дә зур кызыксыну уята.

Укучыларга мәдәният төшенчәсен аңлату, мәдәни йолаларыбызның төрлелеген күрсәтү, күзаллауларын киңәйтү; рухи, матди һәм мәдәни кыйммәтләргә; күпмилләтле илебездә төрле мәдәни йолаларга, тарихыбызга сакчыл караш  тәрбияләү; мәдәни урыннар белән таныштыру максатыннан быел да “мәдәни дәрес” уздырылды.

Мәдәни көндәлекле булган укучыларның максаты – уку елы дәвамында әти-әниләре белән бергәләп китапханә, музей, кинотеатрларга, башка шәһәрдәге тарихи-истәлекле урыннарга бару. Аны тутырганда фотолар, рәсемнәр белән бизәргә, үз фикереңне язып куярга кирәк икәнлеге дә әйтеп узылды.