"Табигатьтә кунакта"
"Табигатьтә кунакта"
сәяхәт
Катнаштылар: 1-5 класс укучылары, 20 бала
Көтеп алган җылы язгы матур көннәрнең берсендә укучыларда табигатькә, туган җиргә мәхәббәт, соклану хисе, сакчыл караш, табигатьне сакларга омтылыш, экологик культура тәрбияләү максатыннан без - мәдәният йорты эшчеләре - язгы табигатькә сәяхәт оештырдык. Авылыбызның соклангыч табигатен күрер өчен тау башында, Вятка буе кырыенда ял иттек. Әйләнә - тирәбездәге табигатьнең матурлыгы һәм муллыгы югалмасын, челтерәп аккан чишмәләре кипмәсен, җир өсте чәчәккә күмелсен, анда күбәләкләр очсын, кошлар сайрасын дисәк, үзебезгә күп көч куярга, шуңа омтылып яшәргә кирәк.