Татарско-Тулбинская сельская библиотека - филиал № 26

"Герой - пионерлар" #АкцияЧитаемДетямоВойне2017

Катнаштылар: 1-4 класслар, 10 бала.

Максат: үсеп килүче буын илебезгә тынычлык бүләк иткән бабалары турында белеп үссен; тылда 11-12 яшьлек яшүсмерләрнең авыр хезмәт башкарулары, тормыш дилбегәсен ирләр кебек тартулары, әмма авырлыкларга бирешмәүләре аларга үрнәк булсын.

"Дети- герои Великой Отечественной войны" - А.Н. Печерскаяның бу китабы сезнең кебек балаларның сугыш вакытында ачлыктан һәм ялангачлыктан интегүе, аларның кимсетелеп яшәве турында. Рәхәтләнеп уйнар, шаярыр чагында аларга бик иртә олыгаерга туры килә. Бу яшүсмерләрнең күбесе хәтта ата-ана назыннан да мәхрүм кала". Китапханәгә килгән балалар каршында сүзне шулай башлап җибәрдем. Китаптагы геройлар турында кычкырып укылды. Леня Голиков, Марат Казей, Зина Портнова һәм башкаларның батырлыклары турында сөйләнде.

Әлеге канкойгыч вакыйгалар чорлар алышынса да онытылырга тиеш түгел. Без моны балалар күңеленә дә сеңдерергә тиеш.