Татарско-Тулбинская сельская библиотека - филиал № 26

"Җиңү язы - 2017"

Җиңү көне! Бу сүз һөркайсыбыз өчен дә чиксез кадерле. Җиңү! Ул кешелеккә җирдәге тормышны саклау өчен кирәк иде. Шуңа да 45 нче ел истәлеге- тормышның үзе кебек мәңгелек. 
Бөек җиңүгә 72 ел узды, тагын бик күп дистә еллар үтәр, буын арты буын алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулаган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр.
Без клуб һәм китапханә хезмәткәрләре, һәр елны килеп һәйкәл янын чистартып, агартып куябыз. Җәй көне исә үскән чүпләрен чистартып торабыз.
Данлы көннәр, вакыйгалар һаман артта кала бара. Килер бер көн, бу сугыш тарих битләрендә генә калыр. Тыныч көннәребезнең кадерен белик! Сугыш дигән афәтне беркемгә дә күрергә язмасын!