Татарско-Тулбинская сельская библиотека - филиал № 26

"Карга боткасы"

Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе - һичшиксез, "Карга боткасы"дыр. Көн белән төн тигезләшкән вакытта, кара каргалар килү хөрмәтенә үткәрелә торган бу бәйрәм халык тарафыннан бик яратылып кабул ителә. Мәктәп укучылары да, авыл халкы да бу бәйрәмне ел саен көтеп ала.
 Шушы көнне мәктәбебезнең башлангыч  һәм 5-6 сыйныф укучылары, укытучылары, авылыбыз кешеләренә, өйләренә такмаклар әйтә-әйтә кереп, бәйрәм белән котлыйлар, хуҗалар Карга боткасына дип ярмалар, йомыркалар, май-сөтләр бирәләр.
  "Әби- бабай өйдәме, бер йомырка бирәме..." - дигән такмаклар белән аларны су буена чакыралар. Балалар килгәндә, ярдәм итәргә дип килгән апаларыбыз инде казан асып учак яккан булалар. Халыктан җыелган һәм бәйрәмгә килүче балаларның борчак, дөге, тары, карабодай кебек ярмаларыннан ботка пешерергә куялар. Күп итеп йомырка, майлар салгач, казан астына утынны гел өсти торгач, боткабыз пешеп тә җитә. Кунакка төшкән әбиләр һәм дә кунакка кайткан бала - чагалар белән түгәрәкләшеп утырып, Карга боткасы ашыйбыз.
  Бәйрәмебезне быел зурлап авылыбызның имам- хатибы Хәниф абый ачып җибәрде. Ул үзенең изге догалары, яхшы сүзләре белән илебезгә, көнебезгә, җиребезгә иминлек - тынычлык,  иген- кырларда эшләүче чәчүчеләребезгә уңышлар, хәвеф- хәтәрсез хәерле җәйләр, көзгә мул уңышлар алуыбызны теләп сүзне башлады. Балаларга үзенең үгет- нәсыйхәтләрен җиткерде. Мәчеткә йөрергә өндәде. Корьәннең берничә аятен яттан белүче балаларны сөйләтеп, аларны бүләкләде.