"Кошлар - табигать сакчылары"
Ел яздан башлана. Яз – ел фасылының иң матуры, иң күңеллесе. Көннәр бераз озыная башлагач, кояш туры карап елмая. Кояш җиңә. Яктысы һәм җылысы белән бар табигатьне үз кулына ала. Ләкин сайрар кошлар кайтмыйча, яз әле яз була алмый. Сыерчыклар, тургайлар кайтып тирә- юньгә дәртле авазларын тараткач кына яз үзенең тулы хокукын ала кебек.
1906 елның 1апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела, ә Россия моңа 1927 нче елда кушыла. Шулай итеп, безнең илдә 1927 нче елның 1 нче апреленннән башлап кошлар көнен үткәрү традициягә кергән.
Максат: Укучыларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, аларның авыл хуҗалыгы корткычларын бетерүдәге әһәмиятен аңлату, канатлы дусларыбызга карата кайгыртучанлык, сак мөнәсәбәт тәрбияләү.