Татарско-Тулбинская сельская библиотека - филиал № 26

"Балалар китабы - сихри бер дөнья"

Балалар күңелендә китапка карата мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү, фикерләү сәләтен үстерү, әдәби әсәрләр укуга кызыксыну тәрбияләү максатыннан халыкара балалар китабы көне уздырылды. Балалар китабы ул – якын дус, акыллы киңәшче дә, турылыклы иптәш, ышанычлы фикердәш тә. Сабыйлар өчен китап иле бик кызык булу сәбәпле, аларның китапка мәхәббәтләрен арттыру теләге белән, яңа китаплар турында мәгълүмат бирелде.

Яңа кайткан матур, бизәкле китаплар күргәзмәсен кызыксынып карадылар. Кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр. Китап турында булган табышмаклар, мәкальләр әйтелде.Уен рәвешендә биремнәр бирелде, һәммәсе бу биремнәрне кызыксынып үтәде.