Татарско-Тулбинская сельская библиотека - филиал № 26

"Яңа ел каян чыккан?"

 

Яңа елны яратмаган, ул тылсымлы кичтә сәгатьнең унике мәртәбә сугуын көтмәгән кеше бармы икән? Үзем андыйларны белмим. Чөнки барыбыз да бу көнне ниндидер могҗизага, уңай борылышка, яңа башлангычларга өметләнә. Кечкенә чактан ук күңелгә Кыш бабай белән Кар кызы, тәм-том, бизәлгән чыршы белән кереп калган җылы гаилә бәйрәме бит ул.