Татарско-Тулбинская сельская библиотека - филиал № 26

“Җылы сүз – җан азыгы”

Календарьдагы күпсанлы бәйрәмнәр, тантаналы даталар арасында бер моңсу көн бар, ул – декабрь аенда билгеләнеп үтә торган Халыкара инвалидлар көне.  Китапханәдә "Сынмас рухлы замандашлар" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү йөзеннән китап укучылар белән кичә оештырдык. Яши- яши, эшли- эшли сәламәтлекләре какшаган китап укучыларыбызны да бу кичәгә чакырдык. Танылган әдипләребез Ф. Яруллин һәм Р. Шәрипов китапларыннан шигырьләр, өзекләр укыдык. Игелек һәм изгелек турында мәкальләрне дөрес итеп жыюны уен рәвешендә үткәрдек. Кичә ахырында чәй өстәле әзерләдек.

Среди многочисленных календарных праздников и торжественных дат есть один грустный день- Международный день инвалидов, который ежегодно отмечается в декабре. В библиотеке провели вечер с читателями, посвященный обзору книжной выставки "Сынмас рухлы замандашлар". Пригласили на вечер и наших читателей, у которых здоровье подвело в жизненном пути.  С ними прочитали стихи, отрывки из книг известных писателей Ф. Яруллина и Р. Шарипова. В игровой форме провели собирание пословиц из отрывков о доброте и добром деле. В конце вечера организовали чаетитие.