“Ана назы”
Түбән Арбаш китапханәсендә халыкара аналар көненә багышланган “Ана назы” дигән әдәби музыкаль кичә булып үтте. Бу кичә изге күңелле әниләргә багышланган җырлар, шигырьләр һәм “Картлар йортында “ дигән әсәрдән өзекләр күрсәтү белән тулыландырылды. Кичәне темасына туры килердәй Фоат Садриев сүзләре белән тәмамладык:
“Әнкәй- ул изге зат. Әгәр битләреңнән назлы җилләр иркәләсә, сандугач сайраулары,агач яфраклары лепердәткән авазлар,йөрәгеңә кереп,бәгыреңне өзсә, бел-бу әнинең рухы булыр.
Әгәр син шатлансаң, ләззәт алсаң,бәхетеңне тапсаң,бел-һәммәсе дә әниеңнең йокысыз төннәреннән,кайнар күз яшьләреннән.
Үкенүләрем кимрәк булсын дисәң, алар исән чакта карашларына күләгә төшермә,яхшы укуың, матур яшәвең,игелекле гамәлләрең белән сөендер”.
Барлыгы 8 кеше катнашты, 31 тамашачы