Нижне-Арбашская сельская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217954-23/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422134, Кукморский р-н, д. Нижний Арбаш, ул.Советская, д.2

Нәүрүз

25 март көнне Түбән Арбаш авылында “Кышны озатып – Язны каршылау” бәйрәме гөрләп узды. Яз кызы  - Нәүрүзбикә кунакка килде. Кыш бабай да тиз генә китәргә ашыкмады. Яз кызы белән бик озак тарткалашты, кашыкка йомырка салып узышты, аркан да тартышып карады, табышмакларга җавап эзләде, коймак белән кайнар чәй дә эчте, соңыннан биеп ярышты.

    Әллә арыды, әллә кайнар чәйнең тәэсире булды, Кыш бабаебыз хәлдән таеп егылды һәм Яз кызына юл биреп , китәргә булды. Җиһанга матур, җылы Яз килде, уңышлы – хәерле еллар булсын дип саубуллашты.

   Бәйрәмгә килгән халык белән “Куңелле лотерея” уены уйнатылды, төрле конкурслар оештырылды, соңыннан җыр – биюләрдә катнаштылар.