Нижне-Арбашская сельская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217954-23/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422134, Кукморский р-н, д. Нижний Арбаш, ул.Советская, д.2

21 апрель - Җирле үзидарә көне

21 апрельдә - Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә, шул уңайдан 9-10 сыйныфлар өчен  хокукый тәрбия дәресе үткәрелде . Үзидарә җитәкчеләренә бик зур җаваплылык    салынган , алар территорияләрдәге социаль –икътисади үсеш өчен һәм халыкның тормыш сыйфатын күтәрү буенча да җаваплы. Укучыларга мәктәпнең тарих укытучысы Ханов С.Х презентация ярдәмендә муниципаль берәмлекләр ,җирле үзидарәнең вәкаләтләре турында аңлатма бирде.Очрашуга чакырылган Өркеш авыл җирлеге башлыгы Аглямова А.Ш үзидарәнең хокуклары ,бурычлары белән таныштырды. Бәйге түгәрәк өстәл артында укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирү формасында дәвам итте, “Син башлык булсаң авылны үстерү буенча нинди яңа алымнар кулланыр идең” дигән сорауга укучылар үзләренең фикерләрен әйттеләр.Китапханәче  укучыларга  район һәм җирле үзидарәләрнен яңалыклары, башкарган эшләреннән хәбардәр булып тору өчен район газетасына , төрле газет-җурналларга язылырга өндәде.