Кошкинская сельская библиотека - филиал № 20

"Тынычлыкка дан"

7 май көнне авылының һәйкәле янында тыл ветераннары һәм киң катлау тамашачы өчен әдәби - музыкаль кичә үткәрелде.

Максат: тыл ветераннарына хөрмәт күрсәтү, сугыштан кайтмаган авылдашларны горурлык белән искә алу.

Кичәдә укучылар актив катнашты. Сугыш чорын сәхнәләштерделәр, шигырьләр сөйләделәр. Тыл ветераннары да авыр сугыш вакытларын, ил өчен яшли авыр хехмәтләре турында сөйләделәр. Илләрнең тыныч булуын теләделәр.