Кошкинская сельская библиотека - филиал № 20

Туган җирем - Татарстан

14 март көнне Мәчкәрә авылы клубында төрле яшьтәге укучылар белән “Татарстан - туган җирем” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрдек.

1920 елда Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) барлыкка килү бик мөһим тарихи вакыйга була. Татарстан халкы да сугыш афәтләрен күп күргән. Без укучылар белән геройларны искә төшердек. Күп урамнар аларның исемнәре белән йөртелә. Укучылар белән дәүләт символлары, нәрсә аңлатулары, ничәнче елда кабул ителгәннәре турында сөйләштек. Казан шәһәрендәге биналар белән таныштык. Татарстандагы милли бәйрәмнәр турында фикер алыштык. Укучылар Татарстан дигән мөстакыйль дәүләт турында белемнәрен арттырдылар.