Кошкинская сельская библиотека - филиал № 20

Әкият сөйлим, тыңлагыз!

Халыкара туган тел көненә карата 2-4  сыйныф укучылары белән "Әкиятләр иленә сәяхәт" дигән әдәби кичә үткәрдек.  

Максат: Укучыларны туган тел көне белән таныштыру, татар телендә әкиятләр уку.

Без укучылар белән татар халык иҗаты һәм аның төрләре белән таныштык. Татар халык иҗатында укучылар тарафыннан яратып укыла торган әкиятләр темасын сайладык. "Өч кыз", "Ай белән кояш" дигән әкиятләрне укып, фикер алыштык. Укучылар өчен кичә кызыклы һәм файдалы үтте.