Кошкинская сельская библиотека - филиал № 20

Исемең калды матур бер җыр булып, үзеңннән соң килгән буынга

12 - февраль көнне Күкшел балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар китапханәгә кунакка килделәр. Килүләренең максаты герой - шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу. Балалар һәм тәрбиячеләр белән бергә шагыйрьнең туган көне уңаеннан “Исемең калды моңлы бер җыр булып, үзеңнән соң килгән буынга” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрдек. Балалар өчен “Муса Җәлил - балалар дусты” дигән китап күргәзмәсе төзеп куйдым. Балалар өчен язылган “Әтәч”, “Карак песи”, “Күке”, “Сәгать” дигән шигырьләрен укыдык. “Муса Җәлил - герой шагыйрь” дигән презентация карадык. 25 бала катнашты.