Әдәби - музыкаль кичә
Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга - 30 ел уңаеннан, "Әфганстан йөрәк ярасы" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәбезгә Әфганстан сугышында катнашкан 3 авылдаш егетебез һәм аларның әнилэре чакырылган иде. Бәйрәм кичәбез чәй табыны артында моңлы җырлар, шигырьләр, егетләребезнең чыгышлары белән үрелеп барды. Кичәбез ахырында егетләребезгә авыл җирлеге тарафыннан әзерләнгән бәйрәм пакетлары өләшенде.