Кошкинская сельская библиотека - филиал № 20

Сталинград блокадасы балалары

29 январь көнне Сталинград сугышында немец гаскәрләрен тар - мар итүгә - 75 ел уңаеннан “Сталинград блокадасы балалары “дигән әңгәмә үткәрдек. Максаты:Сталинград блокадасы турында мәгълүмат бирү, сугыш чоры балаларының батырлыклары белән таныштыру.

Китап укучылар өчен “Син Ватанны, Сталинградны сакладың” дигән китап күргәзмәсе төзеп куйдым. “Я был на той войне Великой 1941-1945” дип исемләнгән китапны кулланып,А.Стучковның “Блакодное детство”дигән очеркыннан өзек укыдым. Балаларның ачлыкта, ялангачлыкта, суыкта тилмерүләре, бик күп балаларның ачлыктан үлүләре турында укыдык. Укучылар сугышлар булмасын дигән теләкләрен белдерделәр