Кошкинская сельская библиотека - филиал № 20

Үлем турында уйлама

Шагыйрь Фатих Кәримнең тууына - 110 ел уңаеннан кече яшьтәге укучылар белән “Үлем турында уйлама!” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясап, әдәби уку оештырдык. Мин укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән “Фатих Кәрим - фронтовик шагыйрь” дигән презентация ярдәмендә таныштырдым. Сугыштагы батырлыклары белән таныштырдым. Укучылар белән балалар өчен язылган “Гармунчы аю белән җырчы маймыл” дигән шигъри - әкиятен укыдык. Әкият укучылар өчен кызыклы булды. 5 укучы катнашты