Кошкинская сельская библиотека - филиал № 20

Тапкырларга табышмак

Укучыларның җәйге каникул вакытында ялларын файдалы итеп үткәрү максатыннан кече яшьтәге укучылар белән "Тапкырларга табышмак" дигән табышмаклар кичәсе үткәрдек. Максат: укучыларны тапкырлыкта, җитезлектә сынау. Укучылар белән төрле төрдәге табышмакларга җавап эзләдек. Кичә укучылар өчен кызыклы һәм файдалы булды. 6 укучы катнашты.