Кошкинская сельская библиотека - филиал № 20

Тәрбия сәгате

Кече яшьтәге балалар белән балалар язучысы Абдулла Алишның тууына - 110 ел уңаеннан "Язучы да, батыр да" дигән тәрбия сәгате үткәрдек. Максат: укучыларны язучының төрле жанрдагы иҗаты белән таныштыру, кызыксыну уяту. Дәрес барышында укучыларны язучының тормыш юлы, ил өчен эшләгән батырлыклары белән таныштырдым. "Койрыклар" дигән әкиятен укып, фикер алыштык.  Укучылар язучының әкиятләреннән рәсем ясадылар. Укучылар язучы һәм иҗаты турында күп мәгълүмат алдылар. биш укучы катнашты.