Кошкинская сельская библиотека - филиал № 20

Сөмбелә - уңыш бәйрәме

12 октябрь көнне Ак калфак клубына йөрүчеләр белән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә көненә карата “Сөмбелә – уңыш бәйрәме” дигән тематик кичә үткәрдек.

Кичә барышында яшелчәләрдән әзерләнгән күргәзмә белән таныштык. Сөмбелә бәйрәме тарихы белән таныштырдым. Көзге уңышка багышланган табышмакларга җавап эзләдек, шигырьләр тыңладык. Кичә чәй табыны артында дәвам итте. Кичә кызыклы, мәгълүматларга бай булды. 9 кеше катнашты.