Кошкинская сельская библиотека - филиал № 20

Без Тукай оныклары

Шагыйрь Г. Тукайның тууына -130 ел уңаеннан "Без тукай оныклары" дигән викторина үткәрдемю

Максат: укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру, аның иҗаты аша кыю, батыр, зирәк булырга, эшне, туган илне, табигатьне яратырга өндәү.

Мин укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштырдым. Укучыларның Тукай иҗаты турында белемнәрен барлау максатыннан викторина сораулары бирдем.  Укучылар үзләренең шагыйрьнең иҗаты  турында күп белүләрен күрсәттеләр. Шигырьләрен, әкиятләрен яттан сөйләүчеләр дә булды. Үзләре ясаган рәсемнәре турында да сөйләделәр. "Без Тукайлы халык" дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясадым. 1- 4 сыйныфтан 13 укучы катнашты.