Кошкинская сельская библиотека - филиал № 20

Табигатьтә - кунакта

12 – сентябрь көнне кече яшьтәге мәктәп укучылары белән “ Табигатьтә – кунакта”  дигән сәяхәткә чыктык.

Максат: укучыларны көзге табигать белән таныштыру. Табигатьне саклау кагыйдәләре белән таныштыру, әдәби китаплар укып, укуга кызыксыну уяту.

Без укучылар белән табигатькә сәяхәткә чыктык һәм шунда әдәби уку оештырдык. Укучылар белән табышмаклар укып җавап эзләдек,   кызыклы хикәяләр, әкиятләр укыдык. Төрле уеннар уйнадык. Укучылар өчен табигатьтә ял итү, китап уку, уеннар уйнау кызыклы булды.