Кошкинская сельская библиотека - филиал № 20

"Без Тукайлы халык"

5 апрель көнне 4-5 сыйныф укучылары белән Г Тукайның - 130 еллыгына карата "Без Тукайлы халык" дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясадым, шагыйрьнең иҗатына карата рәсем конкурсы булды.

Максат: укучыларны бөек шагыйребезнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру. Г.Тукай иҗаты аша балаларда зирәклек, батырлык, әдәплелек  сыйфатлары тәрбияләү, табигатьне, эшне сөяргә өндәү.

Без укучылар белән шагыйрьнең "Тукай иленә сәяхәт" дигән китабы белән танышып, викторина сорауларына җавап эзләдек. "Су анасы", "Шүрәле" әкиятләре белән таныштык. Укучылар үзләре ясап килгән рәсемнәре турында сөйләделәр. Укучылар өчен кызыклы һәм файдалы булды. 6 укучы катнашты.