Кошкинская сельская библиотека - филиал № 20

Кошлар - безнең дусларыбыз

күкшел балалар бакчасында "Кошлар" көненә карата "Кошлар безнең - дусларыбыз дигән тәрбия сәгате үткәрелде.

Максат: балаларны кошлар һәм аларның табигать өчен файдалы үзлекләре белән таныштыру. Кошларны рәнҗетмәскә, оялар, җимлекләр ясарга кирәклеге турында аңлату.

Тәрбия сәгате барышында,  без балалар белән рәсемнәр аша кошлар белән таныштык. Һәр кошка карата шигырьләр укыдык, табышмакларга җавап эзләдек. Тәрбия сәгате балалар өчен кызыклы һәм файдалы булды. Кошлар турында күп мәгълүмат алдылар. 16 бала катнашты.